Винарис Илъегет ни өчен ялгыз булуын әйтте: “Чөнки мин…”
“Гадәттә ир баланы әни, кыз баланы әти кеше якын итә, диләр. Ә безнең гаиләдә бар да киресенчә булды. Әни яратмады димим, әни дә яратты мине. Ләкин әти әнидән дә катырак ярата иде кебек. Әти өчен мин барысы да идем. Ул мине бик иркәләде, һәрчак яклап килде. Без аның белән гел бергә булдык. Шуңа күрә дә мин иркә бала булып үстем. Көннәрдән бер көнне әти китте. Ул үлгәч мин үземне ятим калган кебек хис иттем. Әйтерсең җанымның бер өлешен тартып алдылар. Шуннан соң әнигә тагын да ныграк якынайдым. Хәзер минем өчен әнидән дә кадерлерәк кеше юк бу җир йөзендә”, дип сөйли Винарис әнисе турында.