Бу атнада Чирмешән-Шентала юлында тагын бер җәяүлене бәрдергәннәр. Аяк сөяген сындырган, тән җәрәхәтләре алган әлеге 66 яшьлек чирмешәнле, пенсионер ир-ат район үзәк больницасында дәвалана. Октябрь аенда район юлларында инде өченче кешенең машина астына эләгүе.