Сугышта һәлак булган хәрбинең әнисеннән улының бурычын түләтәләр
Хәл болай була. Братск шәһәрендә яшәүче Елена Тарасюкның банк карточкасына, 2017 елның 16 сентябрендә улы Владимир Тарасюк Сүриядә Идлиб провинциясендә һәлак булгач, бер миллион сум компенсация күчерәләр. Суд приставлары Владимирның кредит оешмасына булган бурычын әнисенең шушы компенсациясеннән тотып калганнар.