Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 21 сентябрь 2017 яңалыклары

    • 21 сентябрь 2017 - 18:00
      Разил Вәлиев: Милли педагогика институты безнең мәгариф системасына өстәмә куәт бирәчәк
      "Президент юлламасында мәгариф, фән, мәдәният өлкәләренә бик зур игътибар бирелде", - ди депутат. (Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасының кайсы өлешләрен иң әһәмиятле дип...
      578
      0
      0
    • 21 сентябрь 2017 - 16:30
      Габделхәй Биктаһиров Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган концертларга бармаячак
      Бу хакта вакытсыз арабыздан киткән җырчының тормыш иптәше үзе «Вечерняя Казань» басмасына сөйләгән. "Мин музыкантларга үз идеяләремне, карашларымны җиткердем. Программа төзү, алып баручыларны билгеләү өчен бүген дә очрашасы идек. Әмма бинага аяк атлап керә алмадым... Гафу үтенеп, Хәния янына зиратка киттем. Хәниямнең юклыгына әле дә ышана алмыйм. Бик авыр...", -...
      659
      0
      0
    • 21 сентябрь 2017 - 12:00
      Иске Сережкинода төлкеләр үрдәкләргә "күз салган"
      Соңгы елларда Иске Сережкино авылы тирәсендә төлкеләрне аткаладылар. Шуңа күрә, узган кышта алар халыкны борчымады. Тик быел җәй ахырында - сентябрь башында авылда төлкеләр янә күренә башлады. Кайбер йортлардан алар тавык, үрдәкләрне алды. Әйтик, Олег Ермишов хуҗалыгыннан әлеге хайван 8 үрдәкне юк иткән. Авыл янындагы болыннарда йорт хайваннары йөри, урамда...
      892
      0
      0
    • 21 сентябрь 2017 - 11:30
      Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте
      Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Чара Салих Сәйдәш исемендәге ЗДКЗда (Казан) узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин,...
      586
      0
      0
    • 21 сентябрь 2017 - 10:30
      Көчле Россия генә республиканың, татарларның уңышлы үсешенә гарант була ала – Р. Миңнеханов
      Дөньядагы каршылыклы үзгәрешләр Россия Федерациясен күп халыкларының уртак йорты буларак ныгытуны таләп итә, диде Татарстан Президенты. (Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бары тик көчле Россия белән генә безнең республиканың, татарларның уңышлы үсешенә гарант була алуында ышаныч бар. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Советына республиканың эчке...
      630
      0
      0
    • 21 сентябрь 2017 - 09:00
      Чирмешән районында янгынга каршы режимның яңа кагыйдәләре гамәлгә керә
      29 сентябрьдән Россия Федерациясендә янгынга каршы режимның яңа кагыйдәләре гамәлгә керә. -Әлегә кадәр гамәлдә булган кагыйдәләргә 100 төзәтмә ясалган, - ди 73нче янгын частенең профилактика буенча инженеры Нина Логинкина. -Яңа кагыйдәләр белән КонсультантПлюс хокукый сайтында танышырга мөмкин.
      646
      0
      0
    • 21 сентябрь 2017 - 07:30
      “Татар кызы-2017”: Татарстан үзенең иң чибәр кызын билгеләде
      Әлеге мәдәни чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты уздыра. (Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Кичә "Татар кызы-2017" халыкара бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итәчәк кызның исеме билгеле булды. Казан (Идел буе) федераль университетының икенче курс студенты Гөлназ Гатина Татарстанның зональ турларында җиңеп чыккан 11 татар кызы арасыннан сайлап алынды. Халыкара "Татар...
      642
      0
      0
    • 21 сентябрь 2017 - 07:00
      Чирмешән районында бер көнне ике мәдәният йорты ачылды
      Югары Кармалка һәм Андреевка авылларында яшәүчеләр өчен быелгы сентябрь ае сөенечле вакыйга белән исләрендә калыр - бер көнне бу ике авылда "Авыл клубы" республика программасы буенча төзелгән яңа мәдәният йортлары үз ишекләрен ачтылар. -Халкыбыз өчен бу шатлыклы вакыйга, - ди Югары Кармалкада 17 ел авыл клубы директоры булып эшләүче Рәмилә...
      855
      0
      0
    • 21 сентябрь 2017 - 06:00
      Чирмешәнлеләрне спорт залларына дәшәләр
      Инде бакчаларда эш бетте, караңгы да иртә төшә, кыскасы, спорт белән шөгыльләнергә бик уңайлы вакыт. Тренерлар да якташларыбызны спорт залларына дәшәләр. Әйтик, Чирмешән лицеенда милли көрәш буенча күнегүләр башланды. Анда 1-11 сыйныф укучылары шөгыльләнә. Яшь көрәшчеләрне күнегүләргә атнага өч тапкыр җыялар. Белешмәләр өчен телефон 8-927-030-05-65 (тренер Марат Исхаков). Югары категорияле...
      639
      0
      0
    Реклама