Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 19 сентябрь 2017 яңалыклары

    • 19 сентябрь 2017 - 15:50
      Татарстанда ир-ат тәрәзәдән подъезд түбәсенә егылып төшкән
      Әлеге хәл кичә кич Нигъмәтуллин урамындагы 1/47 йортында булган. (Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Казанның Яңа Савин районында ир-ат тәрәзәдән подъезд түбәсенә егылып төшкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Әлеге хәл кичә кич Нигъмәтуллин урамындагы 1/47 йортында булган. Урынга...
      607
      0
      0
    • 19 сентябрь 2017 - 13:30
      Иске Үтәмештә мәктәп бакчасы яңартыла
      Укытучылар һәм укучылар өмә ясап, биредә кура җиләге, карлыган, чия, слива куаклары утыртканнар. Иганәче авылдашлары мәктәпкә 12 төп алма агачы да алып бирергә ышандырган.
      701
      0
      0
    • 19 сентябрь 2017 - 12:00
      Татар теле кемгә комачаулый
      Республикада кайберәүләр мәктәпләрдә татар телен укытуга каршы өндәү белән шөгыльләнәләр, болай да зәгыйфь телебезне тагын да кысрыкларга маташалар. Кирәкме соң безгә татар теле? Сорашуыбыз шул хакта. Җәмилә Мотыйгуллина, район мәгариф бүлегенең милли белем бирү буенча методисты: - Рус телле балаларга татар телен укытуга каршы мөрәҗәгать белән нигездә шәһәр халкы чыга....
      696
      0
      0
    • 19 сентябрь 2017 - 10:00
      Чирмешәндә "Тонировкасыз Татарстан" чарасы уза
      18 -24 сентябрь көннәрендә республикада, шул исәптән безнең районда да "Тонировкасыз Татарстан" ("Татарстан без тонировки") профилактик чарасы узачак. Әлеге операция барышында ЮХИДИ инспекторлары тәрәзәләре каралтылган транспорт чараларына игътибарны арттырачаклар. -Машина йөртүчеләрнең исләренә төшерәбез: автомобильнең алгы һәм алгы ян-як тәрәзәләренең яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан ким булмаска тиеш. Бу таләп үтәлмәсә, транспорт...
      748
      0
      0
    • 19 сентябрь 2017 - 09:00
      Ульяновкалылар тиз йөгерә
      Район үзәгендә узган "Милләтләр кроссы - 2017" массакүләм спорт чарасында 500дән артык райондашыбыз көч сынашты. Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган чарада иң яшь катнашучы - Иске Элмәледән Арсений Колесников та грамота һәм бүләк алды. Гомумән, Иске Элмәле һәм Ульяновка авыл җирлеге спортчылары әлеге ярышларда ел да актив катнашалар һәм иң күп...
      536
      0
      0
    • 19 сентябрь 2017 - 07:00
      Яңа Элмәленең Лашман урамы юлына таш җәяләр
      Яңа Элмәленең Лашман урамы юлына таш ташый башлаганнар. Бу эшкә, 360 метр арада юлны рәтләүгә 360 мең сум үзсалым акчасы тотылачак.
      701
      0
      0
    • 19 сентябрь 2017 - 04:27
      Айгөл Бариева: Улымның тискәре рольдә уйнавын кабул итү бик авыр булды
      Күп кенә җырчылардан, артистлардан "балабызның безнең юлдан китүен теләмим" дигән сүзләрен еш ишетергә туры килә. Кемнәрдер моны икейөзлеләнү дип тә атарга мөмкин. Әмма, ничек кенә булмасын, һәр кешенең үз фикере, үз теләге... "Кызым белән улым артист һөнәренә кызыкмаса гына ярар иде" дип яшәгән Айгөл Бариева ни өчен фикерен үзгәртергә мәҗбүр...
      795
      0
      0
    Реклама