Чирмешән муниципаль районы башлыгы Ф.М. Дәүләтшинның Сабантуй бәйрәме белән КОТЛАВЫ
Хөрмәтле чирмешәнлеләр, кадерле дуслар, кунаклар!
Сезне милли бәйрәмебез - Сабан туе белән ихлас котлыйм. Сабантуй - табигатьнең яшәргән, ямьләнгән чорында уздырылучы сабан бәйрәме буларак тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа, еллар үтү белән ул югалып калмады, киресенчә, өлгерләр, җитезләр, бөтен халык күңел ачучы уен-көлкеле, җыр-бию бәйрәме булып, күпләрнең күңелен яулады,...