"Сөлчә" җәмгыятендә 70 тонна печән әзерләнгән. Башка хуҗалыкларда бу төр азык, сенаж запаслары һаман юк әле - эшкә тоташ яңгырлар комачаулый.
Район буенча күпьеллык үләннәрнең 669 гектары чабылган, шул исәптән, 253 гектары - печәнгә. "ЧИРМЕШӘНАГРО", "Ильхан", "Камалов И.Р." җәмгыятьләрендә, Лашманда да үләннәрне чаба башладылар, аннан печән әзерләячәкләр, киптерергә, җыярга көне...