Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 14 июнь 2017 яңалыклары

    • 14 июнь 2017 - 16:30
      15 ИЮНЬДӘ КАЗАНДА V РЕСПУБЛИКА ИФТАРЫ БУЛА
      "Татар-информ" мәгълүмат агентылыгында V республика ифтарын үткәрүгә багышланган матбугат очрашуы булды. Журналистлар белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, "Kazan-Arena" стадионы директоры Радик Миңнәхмәтов һәм Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциясе вице-президенты Радик Абдрахманов очрашты. Спикерлар республика ифтарына әзерлек чаралары хакында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, 15 июньдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Россия мөселман эшкуарлары...
      791
      0
      0
    • 14 июнь 2017 - 13:10
      “Безнең Чирмешән“гә язылучылар телевизор да отарга мөмкин
      Киләсе елның икенче яртысында алдыру өчен, район газетасына язылырга ашыгыгыз. Заказларны элемтә бүлекчәләрендә, хат ташучылар аша да кабул итәләр, электрон формада - интернет ярдәмендә дә язылырга мөмкин. Шуны да искә төшерәбез: "Татмедиа" матбугат басмаларына язылучылар арасында призлар да уйнатыла. Моның өчен 30 июньгә кадәр нәкъ "Татмедиа" нәшер итүче кимендә өч...
      524
      0
      0
    • 14 июнь 2017 - 13:00
      Чирмешән кадетлары "Наркотикларсыз тормыш" акциясенә кушылдылар
      Халыкара наркотик матдәләрне куллану һәм законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан республикада "Наркотикларсыз тормыш" акиясе старт алды. Әлеге акция 26 майдан 26 июньгә кадәр дәвам итә. Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучылары да аңа актив кушылды. Мәктәпнең шәфкать туташы Ирина Егорова белән бергәләп, бу начар гадәткә карашларын белдереп, плакат ясадылар, аннан соң...
      591
      0
      0
    • 14 июнь 2017 - 11:00
      “Сөлчә“ җәмгыятендә күпьеллык үләннәрне чаба башладылар
      "Сөлчә" җәмгыятендә күпьеллык үләннәрне чаба башладылар, 847 гектарның 106 гектарында чапкычлар узган инде. Кызганыч, быел азык әзерләүгә һава торышы нык комачаулый. Үләннәр чабуны озакка сузу да ярамый, чөнки алар өлгергән, туклылыклы матдәләре күп чак. Быел авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 6500 тонна печән, 30 мең тонна сенаж, 180 тонна яфраказык әзерләү планлаштырыла....
      532
      0
      0
    • 14 июнь 2017 - 09:00
      Бурычлар каплана
      "Чирмешән ипи комбинаты"нда уздырылган тикшерү барышында район прокуратурасы әлеге җәмгыятьнең үз хезмәткәрләренә эш хакы буенча 532 мең сум күләмендә бурычы барлыгы ачыклаган. Җәмгыять директорына карата Хезмәт кануннарының бозылуы хакында представление чыгарылган. Прокуратура таләпләрен үтәү йөзеннән, эш хакының бер өлеше - 291 мең сумы түләнгән.
      641
      0
      0
    • 14 июнь 2017 - 08:30
      Мөнир Рахмаев үзенә нинди хатын-кыз кирәклеген әйтте
      Эстрадада көнләшерлек буйдаклар саны бихисап. Шуларның берсе - Мөнир Рахмаев. Үзе чибәр, үзе галант, үзе матур бии! Өстәвенә, нинди шәп, 7-8 миллион сум торган машинада җилдерә! - Мөнир, "Инстаграм"дагы соңгы фотоларда машинагызда төшкән фотолар күп. Күптән түгел генә алдыңмы? - Күптән алдым инде, ел ярым элек. Бик ошый, рәхәтләнеп йөрим....
      600
      0
      0
    • 14 июнь 2017 - 08:00
      Иске Сережкинода Авыл көне уздырганнар
      Искесережкинолылар авылларының 270 еллыгын билгеләп үтте. Авыл клубында узган бу чарага читтә яшәүче авылдашлары да күп кайткан. Бәйрәм кунакларын Евгений Илюхин авылның тарихы белән таныштырды, ул презентация белән үрелеп барды. Үзешчәннәр кунакларны чуваш җырлары белән сәламләде. Әлмәтнең "Туслах" ансамбле, район мәдәният йорты һәм күрше Иске Үтәмеш авыллары үзешчәннәре дә мондагы...
      666
      0
      0
    • 14 июнь 2017 - 07:00
      Чирмешән балыкчылары үзләре "ятьмәгә" эләккән
      7 июньдә кичке якта бер төркем чирмешәнлеләр Әмир авылы буасына балыкка юл алалар, тик аларның юлларына ЮХИДИ инспекторлары каршы төшә. -Балыкчылар яхшы гына салмыш, шуңа үзләре рульгә утырмыйлар, ә башка йөртүче табалар. Әле үткән елның җәендә генә машина йөртү таныклыгы алган 18 яшьлек күрше егете бераз сыра эчкән булса да,...
      657
      0
      0
    Реклама