Әнидән бик яшьли калып, коры куллы үги ана тәрбиясендә үстем мин. Тормышка да, тизрәк үз оямны корырга теләп, унсигез яшем тулгач та чыктым. Бәхетемә, тормыш иптәшем бик тәртипле кеше булды. Тәмәке белән бөтенләй дус түгел, эчемлекне бәйрәмнәрдә, кунак-төшем булганда гына авыз итә.
Гомер буе икебез дә яхшы эшләдек, хезмәт алдынгылары...