Соңгы елларда «югалган» җырчыларны барладык: Розали, Сәнифә, Сәгыйть, Зөлфия, Энҗе, Виталий, кайда сез?!
Без кайчандыр бик популяр булып, соңгы елларда бик сирәк күренгән яки бөтенләй югалган җырчыларны барладык. Аларны, шартлы рәвештә, ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин булыр иде.
Бер ишләре (Эльвира Розали, Сәнифә Рангулова, Виталий Агапов, Гөлнара Тимерҗанова, Эльвира Хәйруллина, Лилия Хәмитова, Сәгыйть Гыйбашев) киң җәмәгатьчелеккә сирәгрәк күренсә дә, тамашачы белән элемтәләрен бөтенләй...