4 май 2017 яңалыклары
-
Давыл Чирмешән янындагы Кирпеч заводы поселогына да зыян салган (ФОТО)
3 май кичендә булган көчле җил өермәсе Кирпеч заводы поселогында яшәүче Хөснетдиновлар йортына аеруча зур зыян салган. Моннан 3-4 ел элек кенә яңабаштан ябылган калай түбә гамәлгә яраксыз давыл калайларны кубарып алып, читкә, сарай кырыена илтеп куйган. Борыслар, такталар да түзмәгән. Альберт һәм Гөлчирә Хөснетдиновлар йорты (ул ике квартиралы) иң...
-
Беренче Чирмешән мәктәбенең ата-аналары бердәм классның серләре белән уртаклашты
Беренче Чирмешән мәктәбенең 9 "б" класс укучылары һәм ата-аналары "Бердәм классның серләре" республика конкурсыннан зур бүләкләр белән кайттылар, алар "Социализация" юнәлешендә өченче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр. Бәйге берничә этапта узган. Мәктәп этабында - 1380, муниципаль этапта 460 команда көч сынашкан, шуларның 50се республика финалына чыга. Шулар арасында безнең команда да...
-
Чирмешәндә тиз чәчәләр
"ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыяте язгы кыр эшләрен аеруча кызу темпларда үткәрә. Биредә тиешленең 28 процент өлешендә, ягъни 846 гектарда орлыклар җиргә күмдерелгән дә. Бу хуҗалыкта күпьеллык үләннәрне, уҗым культураларын тукландыруны, көздән сөрелгән җирләрне тырмалауны төгәлләделәр дә. Бүген төп көч чәчүдә тупланган: арпадан солы участокларына күчкәннәр. Шикәр чөгендере дә чәчәләр, бу техник культура...
-
Чирмешәнлеләр “Үлемсез полк” акциясенә кушыла
9 Май - Җиңү Көнендә Бөтенроссия «Үлемсез полк» хәрби-патриотик акциясенә кушылу Чирмешәндә дә күркәм традициягә әверелде. Якташларыбыз бу көнне Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының, якыннарының фотосурәтләрен күтәреп урамнарга чыга. Быел әлеге акциядә катнашучылар саны районда 1300дән артып китәр, диләр бәйрәм чараларын оештыручылар. Узган елгыдан аермалы буларак, бу маршны төштән соң...
-
Чирмешәндә өермә котырды, түбәләрне каерды
Чирмешәндә, Югары Чегодайда, Түбән Чегодайда, Урманасты Үтәмештә 3 май кичендә, сәгать бишләр тирәсендә булган өермә район үзәк больницасы поликлиникасы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, ашлык кабул итү предприятиесе, 21 шәхси йорт түбәсенең калайларын өлешчә куптарып ташлады, аларга һәм башка кайбер, тулаем 8 социаль объектка зур зыян салды. Җил больница янәшәсендәге йортның бер...
-
Күтәмәдә берәү, хуҗасыннан сорамыйча, исерек килеш машина куып киткән
Агымдагы елда ЮХИДИ хезмәткәрләре район территориясендә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән 19 машина йөртүчене тоткарлаган. Шуның берсе апрель ахырында гына юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре "капкынына эләккән". Акъяр-Чирмешән-Шентала юлында, Күтәмә авылы янында ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан машина йөртүче күтәмәледән аракы исе аңкып тора, аның машина йөртү таныклыгы да, транспорт чарасының...