5 апрель 2017 яңалыклары
-
Петербург метросында шартлау вакытында зыян күргән Чаллы кызы: «Мин метро ишегендәге тәрәзә аша чыктым»
Санкт-Петербургта метродагы шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр арасында Чаллы шәһәре кызы да булган. "Анна Стужинага 21 яшь. Террор актыннан соң Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнарны саклау министрлыгы мәгълүматларында хата китү сәбәпле, Чаллы кызы Аннаның фамилиясен, икенче өлкәдәге кыз белән бутап, Селезнева дип язганнар. Шул сәбәпле, студентның Татарстаннан икәне беркадәр соңга калып...
-
Лашманда “электр көтүче” яллыйлар
Фазыл һәм Рәмилә Миңнекәевлар Киров өлкәсеннән берсе-берсе 80шәр мең сум торучы нәселле ике сыер кайтармакчылар. Әлегә алар дүрт баш сыер асрый. Быел бу гаиләнең көтүчегә китә торган акчалары янда калырга тиеш: ниятләгәнчә барып чыкса, Лашманда терлекләрне "электр көтүче" саклаячак. -"Киров сыерлары" тәүлегенә 25-30 литр сөт бирә, диләр. Аларга бер ай...
-
"Безнең Чирмешән" газетасына заказ биреп куйыйк
Елның икенче яртысында алдыру өчен "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газеталарына яздыру дәвам итә. Шәхси абунәчеләр өчен газетага 6 айга язылу бәясе - 678, оешмалар өчен 768 сум. Сезне элемтә бүлекчәләрендә көтәләр. Газеталарга хат ташучылар аша, электрон юл белән дә язылырга мөмкин.
-
Чирмешән кызлары Зөлфәт Зиннуровны чуваш сырасы белән сыйладылар
Бер дә сынатмадылар безнең районның чуваш кызлары ТНВ каналында барган "Башваткыч" тапшыруында. Татарың якта торсын, якташларыбыз кроссворд биремнәрен, бер дә аптырамыйча, бик ансат чишеп бардылар. Булдыралар дип, шатланып карап утырдык үзләрен. Район мәдәният йорты методисты Мария Рыбкина, Әккәрәйдән укытучы Светлана Еферова һәм шул авылдан мәдәният йорты хезмәткәре Лидия Квакова, чувашларга...
-
Чирмешәндә 15 сугыш ветераны яши
Бүген районыбызда 15 сугыш ветераны, 321 тыл хезмәтчәне яши. Ветераннарның тол калган хатыннары 107 әби, шөкер, исән-сау. Быел Җиңүнең 72нче язын каршылыйбыз. Бәйрәмгә әзерлек мәшәкатьләре башланды инде. Апрель, май айларында район китапханәләре сугыш темасына кагылышлы әдәби кичәләр, очрашулар үткәрәчәк. Бу көннәрдә туган як тарихы муззее хезмәткәрләре, әйтик, Иске Кадидан сугыш...