Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 20 март 2017 яңалыклары

    • 20 март 2017 - 11:45
      Чирмешәндә яшәгән Сөләйман Мөхәммәтшин вафат
      Озак еллар районда "Сельхозтехника" берләшмәсен, "Чирмешәннефтепродукт" филиалын җитәкләгән Сөләйман Идрис улы Мөхәммәтшин фаҗигале төстә вафат булды. Аңа 67 яшь иде. Мәрхүм 21 мартта, сишәмбе көнне, Чирмешән зиратында җирләнәчәк. Мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
      718
      0
      0
    • 20 март 2017 - 11:45
      Чирмешәндә яшәүче әрмән гаиләсе традицияләрне саклап яши
      Берничә ел элек 1нче Чирмешән мәктәбе укучысы Роза Мхитарянның "Мин татарча сәйләшәм!" бәйгесендә чиста татар телендә чип - чиста сөйләвен ишетеп, аптырашта калган идек. Бу әрмән кызы татарча сөйләүче башка милләт вәкилләре арасында сүзләрне аңлап һәм акцентсыз диярлек әйтүе белән аерылып торды. Моның сере бик гади булып чыкты - Розаның...
      604
      0
      0
    • 20 март 2017 - 11:28
      Туймәткә Нәүрүзгә чакыралар
      Районда Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Быел әлеге чараны 21 март көнне Туймәт авылында уздырачаклар. "Нәүрүз" сүзе фарсыча "яңа көн" дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры...
      686
      0
      0
    • 20 март 2017 - 10:43
      Чумачка авылы фронтовигын соңгы юлга озаттылар
      Чумачка авылы фронтовигы Минебай Бадамшин соңгы вакытта Әлмәт районының Нагорное авылында кызы һәм кияве янында яшәде. Район делегациясе әле күптән түгел аны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләп кайткан иде. Инде менә көенечле хәбәр: Минебай бабай өзелгән. Ветеранны туган авылы Чумачкада җирләделәр.
      619
      0
      0
    • 20 март 2017 - 10:09
      Чирмешән районында техникаларны “уяталар”
      Инвесторларныкын исәпләмәгәндә, районыбызда язгы кыр эшләренә 212 берәмлек трактор чыгарга тиеш. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре аларның 80-85 проценты әзер, диләр. -Болар, нигездә, көпчәкле МТЗлар. Хәзер техникаларның һәрберсенә тиз арада механизаторлар билгеләү зарур - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Ленар Җиһангиров. - Юллар ябылганчы, ягулык-майлау...
      583
      0
      0
    • 20 март 2017 - 08:05
      Законсыз төстә поши аткан өчен Чирмешән районы кешесенә җавап тотарга туры киләчәк
      01 135нче янгын часте диспетчерлары хәбәр итүенчә, үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары теркәлмәгән. 02 Район полиция бүлекчәсенә үткән атнада 40 хәбәр кабул ителгән. Ике юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, матди зыян бар. Законсыз төстә поши аткан өчен 40 яшьлек Лагерка кешесенә җавап тотарга туры киләчәк. Күтәмәдә яшәүче берәүнең "Саклык банкы"...
      591
      0
      0
    • 20 март 2017 - 07:31
      Бодаегыз булса, Чирмешән ярминкәсенә килегез
      Югары Кәминкәдә яшәүче Нәкыйбә Шәһвәлиева һәм Рафия Ногманова Чирмешәндә узучы ярминкәләргә еш киләләр, килгән саен, үзләре әйтмешли, "баеп" кайталар. -Бүген бодай сатмаслармы дигән идек, әле күренмиләр. Тавыклар асрыйбыз әлегә, - ди Нәкыйбә апа. -Свежий балык, ит тә алырбыз. Пенсияне туздырырга бит. Ярминкәдә ике айлык бозаулар да саттылар. Калибрлаган кебек матурлар,...
      923
      0
      0
    • 20 март 2017 - 05:22
      Чирмешән районында "Язгы каникуллар" бәла - казасыз үтсен
      15еннән 28 нче мартка кадәр районда "Язгы каникуллар"дип аталган оператив-профилактик чара уза. ЮХИДИ инспекторлары бу чорда мәктәп һәм балалар бакчаларында юл куркынычсызлыгы хакында аңлату эшләрен активлаштыра, кагыйдә бозучы балаларны исәпкә ала, автомобильләрдә ул-кызларыбызны махсус утыргычларда йөртүгә игътибар итә. Кыскасы, язга кердек, димәк юлларда балалар, велосипедчылар артачак. Шуның өчен, машина йөртүчеләр,...
      613
      0
      0
    Реклама