Чирмешәнлеләр иҗаты белән китапханәдә танышырга мөмкин
Әлмәттә "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" фонды нәшриятында чыккан "Туган як рухландыра" исемле әдәби-нәфис басманы тәкъдир итү булды.
Анда якташларыбыз Галия Сафиуллина, Валентина Меркулова, Дания Закирова, Илүзә Гатиналарның чәчмә һәм шигъри әсәрләре дә кергән. Китап белән Чирмешән үзәк китапханәсенең уку залында танышырга була.