Ишлинкадан Валентина Сырукина - “Авыл гүзәле”
Ишлинка авылыннан Валентина Сырукина "Чирмешән гүзәле" район бәйгесенең зона турында "Авыл гүзәле" титулына лаек булды.
Урманасты Үтәмеш авылында оештырылган әлеге чарада сигез авылдан килгән кызлар катнашты. "Чирмешән гүзәле" ул матурлык бәйгесе генә түгел, конкурста катнашучыларга төрле сынаулар аша да узарга туры килде. Интеллектуаль турда райондашларыбыз татар теле, район, авыллар тарихына...