"Чирмешән АГРО"да узган атнада ук чөгендер уңышын җыярга керештеләр. 90 гектарда комбайннар узган да. Әлеге җәмгыятьтә шикәр чөгендерен 520 гектарда үстерделәр.
8588 гектарда, ягъни планлаганның 43 процент өлешендә арыш һәм уҗым бодае чәчелгән. Бу эштә "Сөлчә" (545 гектар, 68 процент), "Күтәмә АГРОфирмасы" (800гектар, 80 процент), "Авангард" (330 гектар, 66 процент),...