11 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Чирмешән карлыганнарын – "Ярдәм" мәчетенә
Районның инвалидлар оешмасы физик мөмкинлекләре чикле якташларыбыз җибәргән слива, карлыган, чия, балны Казанның "Ярдәм" мәчетенә илтеп тапшырган. Анда яшәүче инвалидлар өчен азык-төлекне Туймәт, Лашман, Әмир, Ивашкино авылларында җыйганнар. Хуҗалар сәдакага рәхмәт әйтеп калганнар, ә җиләк-җимештән компот ясамакчылар икән. Бу хәбәрне район инвалидлар оешмасы рәисе Мәдинә Талипова җитерде.
-
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинның тәбрикләве
Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Сезне чын күңелдән Корбан гаете белән котлыйм! Бөтендөнья мөселманнарының олы бәйрәме мөбарәк булсын. Һәр гаиләгә нык сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы, һәрберебезгә сабырлык, иман байлыгы һәм якты өметләр алып килсен! Фердинат Дәүләтшин, Чирмешән муниципаль районы башлыгы