Чирмешән карлыганнарын – "Ярдәм" мәчетенә
Районның инвалидлар оешмасы физик мөмкинлекләре чикле якташларыбыз җибәргән слива, карлыган, чия, балны Казанның "Ярдәм" мәчетенә илтеп тапшырган.
Анда яшәүче инвалидлар өчен азык-төлекне Туймәт, Лашман, Әмир, Ивашкино авылларында җыйганнар. Хуҗалар сәдакага рәхмәт әйтеп калганнар, ә җиләк-җимештән компот ясамакчылар икән.
Бу хәбәрне район инвалидлар оешмасы рәисе Мәдинә Талипова җитерде.