Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 18 август 2016 яңалыклары

    • 18 август 2016 - 12:49
      БДИне бирә алмыйсыз дип, 10нчы сыйныфка алмасалар нишләргә?
      9нчы сыйныфны тәмамлаган баланы 10нчы сыйныфка кабул итмиләр. БДИне бирә алмыйсыз, аттестатсыз каласыз, берәр техникумда белем алсагыз отышлырак, дип мәктәптән китәргә үгетлиләр. Закон нигезендә безгә 10нчы сыйныфка барырга ярыймы? (Карина Сафиуллина, Яшел Үзән районы) Татарстанда балаларны 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң 10 нчы сыйныфка кабул итмәү буенча әти-әниләрдән шикаятьләр элек...
      3329
      0
      0
    • 18 август 2016 - 10:20
      Чирмешән больницасына 8 кеше миокард инфаркты белән мөрәҗәгать иткән
      Соңгы вакытларда халык арасында миокард инфаркты очраклары ешайган. Бу елның җиде аенда район үзәк больницасына бу авыру белән 8 кеше мөрәҗәгать иткән. Үткән ел андыйлар 16 булган. Миокард инфаркты - ул миокардның аерым участогы үлүе, ягъни йөрәк тамырларының аерым зонасында кан әйләнеше тулысынча яки өлешчә тукталу сәбәпле килеп чыга. -Һәр...
      1816
      0
      0
    • 18 август 2016 - 07:51
      Чирмешәндә кайберәүләр чүпләрен полигонга түгел, зират янына ташый
      -Нинди хәл инде, әле өченче көнне генә җыештырган идек бит, чип-чиста урынга машина-машина чүп түгеп киткәннәр, языгыз әле газетага, шулай ярамый бит инде, - дип килеп керде редакциягә гарьлегеннән янып-көюе йөзенә чыккан Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Светлана Ганиева. Сүз Кече Чегодай авылы яныдагы терлекчелек фермасы янәшәсендәге ком карьеры һәм аның...
      3360
      0
      0
    • 18 август 2016 - 07:02
      Чирмешән районыннан дүрт кеше хаҗга бара
      Августның соңгы көннәрендә һәм сентябрь башында 4 якташыбыз хаҗга китәчәк. Чумачкадан Мәүлет Нуруллин, Түбән Кәминкәдән Рәмис Мәссаров, Керкәледән Әхмәдулла Шәрифуллин, Бәркәтәдән Әлфия Галимовалар бер ай дәвамында изге урыннарда булып, изге гамәлләр кылып кайтырга ниятләгәннәр. Былтыр 9 райондашыбыз хаҗга барган иде.
      3873
      0
      0
    • 18 август 2016 - 06:46
      Кара Чишмә авылыннан Минсылу әби Дим буйларын сагына
      Кара Чишмә авылыннан Минсылу әби Таһирова кызы һәм кияве тәрбиясендә тормышның матурлыгына шатланып, балалар, оныклар хөрмәтен тоеп яши. 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән көннәрдә аны бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова килде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлауларын ирештерде һәм район башлыгы...
      3603
      0
      0
    • 18 август 2016 - 05:12
      Лашманда һәм Иске Кадида авыл җыеннары үтте
      Сөтнең бәясе түбән, үстергән бәрәңге, суганны сату, урнаштыру кыен. Лашманда узган авыл җыенында да бу проблеманы кузгатмыйча калмадылар. Сөт саву аппаратлары бушлай тагын булмасмы икән, диләр лашманлылар. Монысы инде сөендерә: димәк, бу авылда күпләп сыер тотучылар арта төшкән. Халыкның авыл җыеннарында күтәргән гозер-үтенечләрен үтәп тә торалар кебек. Әмма тормыш булгач,...
      3562
      0
      0
    Реклама