Әмирдә кәҗәләр зыян сала
Әмир урамнары быел да бик чиста, күпчелек йортлар каршы, тыкрыклар ялт итеп тора.
Чәчәкләр, клумбалар да байтак. Кызганыч, менә шушы матурлыкка кәҗәләр зыян сала. Авылда әлеге әрсез хайваннар дистәләп. Хуҗалары аларны ябып, урамга чыгармасыннар иде. Әгәр тыңламыйлар икән, андыйларга карата ниндидер бер үтемле чара күрергә кирәктер.
Әмирдә яшәүчеләр.