Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 4 май 2016 яңалыклары

    • 4 май 2016 - 17:03
      Ут ягучы чирмешәнлеләргә штраф яный
      5 майдан 20 майга кадәр республикада янгынга каршы аерым режим кертелә. Бу чорда ачык утта - учак һәм мангалларда ризык (шашлык дип тә аңлыйк) әзерләү тыела. Аерым режим вакытында чүп-чар, коры үлән яндырырга, пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен, аерым кешеләргә 2 меңнән 4 мең сумга кадәр,...
      518
      0
      0
    • 4 май 2016 - 12:57
      "Лимон пирогы"
      250 гр. йомшарган атланмайны 4 стакан он белән уабыз. Шуңа 2 йомырка, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 1 стакан сөттә җебетелгэн чүпрә, әзрәк тоз салып камыр басабыз. 8 кисәккә бүлеп җәябез. Таба төбенә җәялүче 1 катлам зурырак була. Аннан эчлек-камыр-эчлек салып 4 катлы итеп ясыйбыз. Әлеге продуктлардан 2 пирог чыга....
      841
      0
      0
    • 4 май 2016 - 11:12
      Лашманда яшәүче Лотфуллиннар декабрьдә дә җиләк җыя
      Лашман авылыннан Радик Лотфуллин инде 7-8 ел теплицада кыяр үстерү белән шөгыльләнә. Аның теплицасы зур түгел - 3 сутый тирәсе генә. Ул сезонга 8-9 тонна кыяр үстереп сата. -Быел бераз соңга калдык, эшкә апрель башында гына керештек, - ди теплица хуҗасы. - Инде үсентеләр мыек җибәрә, берничә атнадан беренче уңышны...
      915
      0
      0
    • 4 май 2016 - 07:52
      Чирмешәндә яшәүче берәү авылдашын атып үтергән
      3 май көнне район үзәгендә яшәүче ир-ат үз гаражында авылдашын атып үтерә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, фаҗига иртәнге сәгать җидедә була. Әлеге җинаятьтә шикләнелгән ир-ат кулга алынган. Фаҗига ике арада килеп чыккан бәхәс аркасында булган, дип...
      833
      0
      0
    • 4 май 2016 - 07:22
      Чирмешәнлеләр талпаннан зыян күрә
      01 Үткән атнада Ивашкинодагы бер хуҗалыкта сарай янган, ут янәшәдәге кеше яшәмәүче өйгә дә зыян салган. Янгынның сәбәпләре ачыклана. 135нче янгын часте хезмәткәрләре Чирмешәннең төньягында янган коры үләнне сүндерергә барганнар. 02 Апрельнең соңгы атнасында Чирмешән полиция бүлекчәсендә 40тан күбрәк гариза һәм хәбәр теркәлгән. Бәркәтә авылы янында тикшерү барышында Самара өлкәсе...
      610
      0
      0
    • 4 май 2016 - 06:42
      Чирмешәндәге күп фатирлы йортларның подъездларын ремонтлыйлар
      Быел район үзәгендәге күп квартиралы биш йорт капиталь ремонт программасына кергән. Бу йортларның подъездлары ремонтлана. Бүген төзүчеләр бригадасы Татарстан урамындагы 3нче һәм Титов урамындагы 13нче йортларда эшли. Подъездларның стеналары шомартып буяла, идәннәргә плиткалар җәелә, подвал ишекләре алмаштырыла. Электр үткәргечләр һәм санагычлар үзгәртеп ясалган да. -Бер подъездга, эш өчен уртача 100...
      709
      0
      0
    • 4 май 2016 - 05:30
      Яшәүче ветераны Хәниф Сөләйманов 80 еллык тальянда уйный
      Яшәүче авылында гомер итүче сугыш ветераны Хәниф Сөләйманов 1 май көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хәниф абыйның туган көненә байтак халык җыелган. Балалары, оныклары, оныкчыклары кайткан. Юбиляр да әле, күз тимәсен, Аллага шөкер, аякта йөреп тора. Соңгы вакыттта күзләре генә начар күрә башлады, дип зар белдерде. Ләкин бүген аның...
      785
      0
      0
    Реклама