Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 5 апрель 2016 яңалыклары

    • 5 апрель 2016 - 17:56
      Мисбах бабай суд залында гафу үтенгән
      Чаллы судында бүген зур шау-шу тудырган җинаять эшен карауны дәвам иттерделәр. Хөкем каршында - 86 яшьлек Мисбах Сәхәбетдинов. Мисбах карт табиб-травматолог, 52 яшьлек Андрей Железновны атып үтерүдә шикләнелә. Исегезгә төшерәбез, җинаять 2015 елның 11 декабрендә хастаханә чоланында кылынган иде. Тикшерү барышында Мисбах Сәхәбетдинов, 2008 елда әлеге табибның, аның каршында түбәтәен...
      638
      0
      0
    • 5 апрель 2016 - 13:05
      Кабацкийга ак төстәге костюм-чалбар бик килешә
      Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүче Анатолий Кабацкийга туган көне уңаеннан өр-яңа, ак төстәге костюм-чалбар бүләк иткәннәр. Кабацкийны барыбыз да беләдер. Вакытында тракторчы, машина йөртүче дә булган, төзелештә дә эшләгән ул. Аның белән бәйле бик күп маҗаралы хәлләрне дә кызык итеп сөйлиләр. Бер атна элек 64 яшен тутырган Анатолий Васильевич...
      740
      0
      0
    • 5 апрель 2016 - 12:05
      Чирмешәндә “Сәламәт бул!“ акциясе үтә
      Сәламәтлек көне уңаеннан, район үзәк больницасы хезмәткәрләре дә "Кәравансарай" сәүдә үзәгендә "Сәламәт бул!" акциясе үткәрергә планлаштыралар. Анда һәр кеше иртәнге сәгать 9дан 2гә кадәр артериаль кан басымын үлчәтә, канда шикәр күләмен ачыклый ала, шулай ук үзеңнең буеңны һәм авырлыгыңны да белә аласың. 7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне буларак билгеләп...
      691
      0
      0
    • 5 апрель 2016 - 11:25
      Чирмешәндә укучыларга “Ришвәт бирмим!“ дигән язулы ручкалар бирделәр
      Нәрсә ул ришвәтчелек һәм аның белән ничек көрәшергә? Яшьләр ял итү үзәге һәм республика Аграр яшьләр берләшмәсенең район бүлекчәсе оештырган чарада мәктәп укучыларына шул хакта сөйләделәр. Ришвәтчелеккә каршы "Күрәм, ишетәм, сөйлим" дип аталучы республика программасы кысаларында, лицейда үткән бу чарага район үзәгенең барлык мәктәпләреннән дә укучыларны дәшкәннәр. Алар каршында район...
      670
      0
      0
    • 5 апрель 2016 - 07:12
      Чирмешән 40 сантиметрга күтәрелгән
      Район үзәгендә, авыл эчендәге Амур ягына чыга торган һәм Бәркәтәдән Чумачка уңаендагы күперләр астындагы тамгалар бүген бу елгалардагы суның 40 сантиметрга күтәрелгәнен күрсәтә. -Бу - куркыныч түгел. Шушмада критик нокта - 2, 2,5 метр, Чирмешән елгасында - 5-7 метр чамасы. Тамгаларны даими тикшереп торабыз, - ди районның 135 нче санлы...
      509
      0
      0
    • 5 апрель 2016 - 05:55
      Бу дөньяга кемдер килә, кемдер китә ...
      Кайвакыт, Раббыбыз Аллаһы яраткан якыннарыбызны үзенә ала. Һәрбарчабызга зур кайгылар килә, кояшның нурын, көннең матурлыгын, ризыкъның тәмен сизми башлыйбыз. Һичшиксез, бу бик тә авыр хушлашу булып тора. Теге дөньяга сәфәр чыгучыга... Үлем - ул кешенең гәүдәсеннән җаны чыгу процессы. Ул бер дә рәхәт эшләрдән саналмый. Интекмичә җаны чыгучылар бик аз,...
      742
      0
      0
    • 5 апрель 2016 - 04:48
      Чирмешән пенсионерлары шахматта сынатмый
      Пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча республика турнирының зона этабында көч сынашкан 8 район командасы арасында безнекеләр 3нче урынны алып кайтты. Команда составында район данын Шамил Сөнчәләев, Самат Ризванов, Римма Баянова, Халидә Ильясовалар яклады. Римма Баянова хатын-кызлар арасында беренче урынны яулады, ә Шамил Сөнчәләев шашкачы ир-егетләр арасында өченче булды.
      450
      0
      0
    Реклама