Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 4 март 2016 яңалыклары

    • 4 март 2016 - 10:09
      Очырдылар гына тупны Ивашкино кызлары
      Волейбол буенча район чемпионатының хатын-кызлар арасында уеннарында Ивашкино кызлары бер тапкыр да оттырмаган. Иң оста командага бирелүче күчмә Кубокка һәм 15 мең сум акчалата бүләккә чынлап та лаек алар. Кичә, 3 март көнне район мәдәният йорты спорт залында бәйгенең җиңүчеләре мәгълүм булды. "Круговая система" буенча барган уеннарда иң күп очколарны...
      513
      0
      0
    • 4 март 2016 - 08:21
      Чирмешәндә аркан да тартачаклар
      5 мартта, шимбә көнне, авыл җирлекләре һәм оешмалар спорт төрләрендә көч сынашачак. Традицион язгы спартакиада Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап уздырыла. "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы спорт залында пневматик мылтыктан ату, кул көрәштерү, гер күтәрү, турникта тартылу, йөзү бәйгеләре оештырыла. Ә иң ахырдан исә командалар аркан тартышып ярышачак. Монысы - программаның финал...
      499
      0
      0
    • 4 март 2016 - 08:07
      Чирмешәндә яшәүче абунәче “Татмедиа“ бүләгенә лаек булды
      Чирмешәннән Гөлнур Гомәрова "Подписка өчен Айпад!" акция-бәйгесендә катнашып, "Татмедиа" җәмгыятеннән бүләк алды. -Без ел да 5-6 басмага язылабыз, - ди ул. -Билгеле, район хәбәрләрен "Безнең Чирмешән"нән белеп торабыз. Анда яңалыклар, белдерүләр, бакчачыларга, хуҗабикәләргә киңәшләр, күренекле якташлар турында да язалар. Ә улыбыз өчен "Ялкын" журналы укуында зур ярдәмче. "Татарстан" журналында республикабыз...
      857
      0
      0
    • 4 март 2016 - 05:36
      Чирмешәндә боевикларга кызыкмыйлар
      Кызык, район үзәге яшьләре арасында китапханәчеләрдән соңгы араларда Шолохов, Бальзак, Лев Толстой әсәрләрен сораучылар арткан. Ә менә Иске Кадида хатын-кызлар Зифа Кадыйрова, Нәбирә Гыйматдинова китапларын кырылып укый, ди. Интернет, телевизор, фәлән-төгән дисәк тә, барыбер, халыкта басма төпләнмәләргә ихтирам сүнмәгән икән әле. Укучыга китапның да ниндие генә юк хәзер. 20 меңләп...
      714
      0
      0
    Реклама