Урамда суык, кар-буран, ә Югары Чегодай авылында Омаровлар теплицасында кыш буе яшел суган (кыягы) үсә.
Бүген алар атна саен 100 килограмм яшел тәмлеткечне җыеп, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай шәһәрләренә базаларга илтеп бирәләр.
Омаровлар теплицада яшел суганны май аена кадәр үстерәләр. Әлеге яшелчә янәшәсендә киштәләрдә меңләгән стакан тезелеп киткән, аларда редиска,...