Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 28 гыйнвар 2016 яңалыклары

    • 28 гыйнвар 2016 - 11:35
      Вәсилә Фәттахованың үлемендә табиблар гаеплеме?
      Вәсилә Фәттахова Уфадагы республика хастаханәсендә җан бирде. Якыннары фикеренчә, бу - бала тудырганнан соң өзлегү нәтиҗәсе. Әмма... 27 декабрьдә җырчыга кесарев кисүе ясыйлар. Вәсиләнең көтеп алган кызы иртәрәк - йөклелекнең 23 нче атнасында ук туа һәм авырлыгы 900 грамм гына тәшкил итә. Вәсиләнең сәламәтлеге белән дә проблемалар башлана. Аңа шәһәрнең...
      711
      0
      0
    • 28 гыйнвар 2016 - 10:12
      Чирмешәндә күп квартиралы йортларда капиталь ремонт дәвам итә
      Агымдагы елда район үзәгендә күп квартиралы биш йортта капиталь ремонт уздырылачак, бу максатларга барлыгы 2 миллион 338 мең сум акча тотылачак. -Су, канализация челтәрләре тузган йортлар байтак әле. Кайбер йортларның подъездларын тәртипкә китерәчәкбез, башкаларда электр санагычларын алмаштырасы бар, - ди "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов. - Әйтик,...
      802
      0
      0
    • 28 гыйнвар 2016 - 06:28
      Вәсилә Фәттахова: «Һәр яшәгән көнне олы бүләк сыман кабул итеп, шатланып яшәргә язсын!»
      Вакытсыз арабыздан киткән Вәсилә Фәттахова белән өч ел чамасы элек матбугатта чыккан әңгәмәләрнең берсен тәкъдим итәбез. Аның сүзләрендә ихласлык, яшәү дәрте, гадилек, киләчәккә өмет... Сәхнәдә дәртләнеп җырлап торганда, кинәт аппаратурасы сүнеп, заманча көйләрне баянга башкарып чыккан. Концертка ашыкканда, юлда зур бөкегә эләккәч, машинаны юл уртасында калдырып, сәхнә киемнәре белән тиешле...
      706
      0
      0
    • 28 гыйнвар 2016 - 05:48
      Күтәмәгә “Киров таналары” кайткан
      "Күтәмә АГРОфирмасы" декабрь аенда, Яңа ел алдыннан гына, Киров өлкәсеннән 30 баш нәселле тана алып кайтты. Соңгы елларда терлекчелектә дуңгызлар асрап көн күргән хуҗалыкта сөтчелектән дә файда алмакчылар. -Зур математик булырга кирәкми, уйлап, санап карагыз: тәүлегенә 500 литр сөт савып, литрын кимендә 18 сумнан сатсаң да, кассага көненә 9 мең...
      705
      0
      0
    • 28 гыйнвар 2016 - 05:19
      Чирмешән районы хәбәрләре
      Чирмешән автотранспорт предприятиесе район эчендә биш маршрут буенча автобуслар йөртә. Автобуслар Лашманга көн саен, Андреевкага - дүшәмбе һәм җомга, Бәркәтәгә - сишәмбе, Урманасты Үтәмешкә - чәршәмбе, Иске Котышка пәнҗешәмбе көннәрендә бара. Алар юл уңаендагы авылларга да кереп, пассажирлар ала. Балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары өчен, немец композиторы Людвиг ван...
      0
      0
      0
    Реклама