Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 22 декабрь 2015 яңалыклары

    • 22 декабрь 2015 - 18:05
      Зифа Кадыйрованың әсәре сәхнәләштерелә
      Язучының "Язмыш сынавы" әсәрен сәхнәләштерергә булганнар. Әлеге эшкә Чаллы дәүләт татар драма театры алынган. 2016 елга алар Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы" әсәре буенча яңа спектакль куярга җыена. Сценарий авторы - күренекле язучы Ркаил Зәйдулла. Әсәрне Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин сәхнәләштерәчәк, ди.
      605
      0
      0
    • 22 декабрь 2015 - 11:21
      Чирмешән спортчылары шәһәрнекеләрдән кимен куймый
      Хоккей буенча республика беренчелегенә бара торган ярышларда Чирмешән командасы үз бозында Зәй уенчыларын 17:4 исәбе белән отты. Тольятти шәһәрендә шул ук спорт төре буенча узган турнирда 11 яшьлек үсмер чирмешәнлеләр алты команда арасында өченче урын яулап кайткан. Мини-футболчыларыбыз исә - һәвәскәр командалар арасында Базарлы Матакта үткән ярышта икенче урын ияләре....
      551
      0
      0
    • 22 декабрь 2015 - 10:37
      Чирмешәндә иртәгә үзәк чыршыны кабызалар
      Иртәгә Чирмешәннең Яшьләр мәйданчыгында үзәк чыршыны кабызу тантанасы була. Программада: Кыш бабай һәм Кар кызы, үзешчән артистлар катнашында театральләштерелгән тамаша, төрле уеннар, бәйгеләр. Чирмешәнлеләрне һәм район кунакларын тантанага чакырабыз. Бәйрәм 17 сәгатьтә башлана.
      665
      0
      0
    • 22 декабрь 2015 - 07:31
      Чирмешәнлеләргә район башлыгы бүләкләр тапшырды
      Матбугат чараларын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне һәм күп еллар нәтиҗәле хезмәте өчен "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") район газетасы баш редакторының урынбасары - җаваплы секретарь Талипова Кәримә Гариф кызына "ТР матбугат һәм массакүләм коммуникация чараларының атказанган хезмәткәре" исеме бирелде. Районны социаль-икътисади үстерүгә лаеклы өлеш керткәннәре, күп еллар намуслы эшләгәннәре өчен, муниципаль...
      848
      0
      0
    • 22 декабрь 2015 - 07:12
      Чирмешән районында пенсия хезмәтләндерүенең сыйфатын күтәрәләр
      РСФСР Югары Советы карары белән 1990 елның 22 декабрендә оештырылган Пенсия фонды социаль хезмәтләр күрсәтүнең эре федераль системасына әйләнде. Бүген Пенсия фондының район идарәсендә 18 белгеч хезмәт куя. Алар пенсияләрне санап, вакытында түләүне тәэмин итәләр. Идарәдә Асия Идрисова, Любовь Портнова, Мәдинә Харисова, Александр Островский, Михаил Васильев, Венера Биктаһирова, Ольга Васильева,...
      871
      0
      0
    • 22 декабрь 2015 - 06:24
      Үз никахыннан кайтып килүче егет һәлак булган
      Фаҗига 20 декабрь көнне Башкортстанның Кушнаренко районында була. Юлда Татарстаннан килгән МАЗ машинасы Lexus белән бәрелешә. Егет никахтан кайтып барган, озакламый ул туй уздырырга җыенган булган. Юл һәлакәтендә аның башы өзелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре белдергәнчә, егет алдагы машинаны узарга каршы юлга чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән. Lexus машинасындагы 56 яшьлек...
      737
      0
      0
    • 22 декабрь 2015 - 05:21
      Казанка авылында Раштуа бәйрәмен көтеп алалар
      7 январьда христиан динен тотучылар Раштуаны бәйрәм итә. Казанка авылында яшәүче, "Ветеран" ансамбленың җырчысы Зинаида Кобылиналар гаиләсе өчен дә 7 январь гел көтеп алынучы бәйрәм. Бу көнне алар да тәмле ризыклар әзерлиләр, кунаклар каршылыйлар. Зинаида Сергеевна белән әлеге бәйрәмнең үзенчәлекләре турында сөйләштек. -Раштуа - ул Христосның туган көне, - ди...
      868
      0
      0
    Реклама