Быел Чирмешәндә үзәк чыршыны гадәттәгедән иртәрәк, 23 декабрь кичендә үк кабызмакчылар.
Моңа кадәр оешмалар, учреждениеләр үз чыршыларын бизәргә, территорияләрен, биналарны матурларга, кар сыннар, мәйданчыклар ясарга тиеш.
Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне иң яхшы бизәүчене дә киләсе елга калдырмыйча декабрь азагында ук билгеләү күздә тотыла. Җиңүчеләр район үзәгендәге оешмалар, учреждениеләр буенча...