Кара Чишмәдән Мәдхия әби Сәлаховага 95 яшь тулды. Күз тимәсен, искиткеч тере, зиһенле карчык ул. Кибеттән аны-моны алырга барса, күпме түләргә, күпме сдача тиешлеген күңелдән хәзер үк санап бирә, дип көлеште юбилярның туганнары.
-Дүрт класс бетердем мин, улым. Латинча укыдык, хәзерге хәрефләрне дә бераз өйрәттеләр. 20 яшемдә кызлар белән Ярославльга...