Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 1 декабрь 2015 яңалыклары

    • 1 декабрь 2015 - 12:30
      Казанда өч айлык оныгын үтерә язган әбине хөкем итәчәкләр
      Казанда Рузалия Гайнуллинага карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән. Өч айлык оныгын үтерә язган 51 яшьлек әби кеше озакламый хөкем каршына басачак. Рузалия Гайнуллина РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддәсе 3 нче бүлеге, 105 нче маддәсенең 2 нче бүлеге "в" һәм "д" пунктлары буенча гаепләнә. Тикшерү фаразлары буенча, әлеге хатын-кыз...
      1032
      0
      0
    • 1 декабрь 2015 - 10:28
      Бәркәтәдә хат ташучы булып эшләргә теләүче юк
      Бәркәтәдә хат ташучылар юк. Шуңа күрә биредә инде байтак вакыт газета-журналларны вакытында тарата алмыйлар. Бу хәлгә зарланып, халык җитәкчеләргә дә шикаятьләр җиткерә.
      671
      0
      0
    • 1 декабрь 2015 - 08:20
      Кукмарада укучыларны бәрәңге чүпләткән мәктәп директорына җәза бирделәр
      Кукмара районында Ядегәр авылы урта мәктәбе директоры Илфат Әхмәдуллинны административ җаваплылыкка тартканнар. Ачыкланганча, ул сентябрь аенда мәктәп укучыларын "Восток" җәмгыяте басуына бәрәңге чүпләргә җибәргән. Укучылар 8:00-12:00 сәгатьләрдә басуда эшләгән. Ә ул көннәрдә укуларны иртәнге 7дән 8гә кадәр уздырганнар. Шунысы да әйтелә: балалар әти-әниләренең язмача рөхсәтеннән башка гына хезмәт куйган. Укучыларның...
      775
      0
      0
    • 1 декабрь 2015 - 08:11
      Әккәрәйлеләр район газетасын көтеп ала
      2016 елның беренче яртысында алдыру өчен, район почта элемтәсе участогы аша 7227 данә матбугат басмасына заказ карточкасы тутырылган. Бу - тиешленең 58 проценты. -Район халкы "Ватаным Татарстан", "Республика Татарстан", "Мәгариф" газеталарына өстенлек бирә, "Безнең Чирмешән"-"Наш Черемшан" иң зур тиражлы - аңа 2873 заказ карточкасы тутырылды да, - ди участок начальнигы...
      721
      0
      0
    • 1 декабрь 2015 - 07:26
      Чирмешәнлеләр чемпионга оттырган
      Республика муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышларда катнашкан безнең ир-егетләр унөч команда арасында дүртенче урын яулап кайтты. Биектауда узган әлеге ярышның финал этабында чирмешәнлеләр әүвәл ярышларның чемпионы - Теләче районы командасына 2:1 исәбе белән оттыра. Өченче, призлы урын өчен барган очрашу да, кызганыч, көндәшләр - чүпрәлелеләр файдасына булган. Хуҗалар...
      580
      0
      0
    • 1 декабрь 2015 - 06:38
      Сосновкада яшәүче Прокопьевлар Бөтенроссия форумыннан бүләк алып кайттылар
      Сосновкада яшәүче Прокопьевлар гаиләсе Казанда узган күп балалы гаиләләр фестивалендә катнашып, 10 мең сумга сертификат һәм истәлек бүләге иясе булып кайтканнар. "Аналарның изгелеге" Бөтенроссия форумында Россиянең илле төбәгеннән һәм Япония, Кытай, Украина, Белоруссия, Молдавия, Сербия, Грузия илләреннән дә вәкилләр катнашкан. Форум Салих Сәйдәшев исемендәге концерт залында оештырылган, күп балалы гаиләләр...
      850
      0
      0
    • 1 декабрь 2015 - 05:25
      Чирмешән янгын сүндерүчеләре күп балалы гаиләләргә датчиклар бүләк иттеләр
      Урманасты Үтәмештән ун балалы Заһретдиновлар, Чирмешәннән биш балалы Исмендеевлар гаиләләренә районның янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре ут сүндергечләр (огнетушительләр) һәм төтен исен сизеп "кычкыручы" датчиклар бүләк иттеләр. Әлеге гамәл Коткаручылар көне, гадәттән тыш хәлләр (МЧС) хезмәте оешуның 25 еллыгы белән бәйле хәйрия акциясе кысаларында башкарылган. Бүләкләрне тапшырганнан соң, ут-күздән саклану темасына кагылышлы...
      807
      0
      0
    Реклама