Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 5 ноябрь 2015 яңалыклары

    • 5 ноябрь 2015 - 11:26
      Бәйрәмдә Татарстанда буран көтелә
      Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 6-7 ноябрь көннәренә болытлы һава торышы вәгъдә итә. Республиканың күпчелек районнарында юеш кар һәм кар явачак. Урыны белән буран чыгу ихтималы да бар. Бәйрәм көннәрендә җилнең көчәюе мөмкин. Әйтик, 6 ноябрьдә төньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәйгән вакытта тизлеге секундына 17-22, ә 7 ноябрьдә төнге...
      832
      0
      0
    • 5 ноябрь 2015 - 09:58
      Чирмешәндә футболчыларга бассейн бүләк иттеләр
      4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район үзәгенең физкультура-савыктыру комплексында ир-егетләр мини-футболда көч сынашты. Әлеге бәйгенең җиңүчесенә дигән зур картинага "Пахтакор" ия. Шуның өстенә призер командаларның уенчылары бу көнне бассейнда бушлай йөзде. Монысы да футболчыларга бүләк. Гомумән, ярышта алты команда: "Ньюкасл", "Торрес", "Янг Бойз", "Хезмәт резервлары", "Кади", "Пахтакор" туп...
      721
      0
      0
    • 5 ноябрь 2015 - 07:58
      Чирмешәндә төрле милләт халкы концертта очрашты
      Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Яшьләрнең ял итү үзәгендә бәйрәм концерты үтте. Әлеге концертта район мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе коллективлары, район үзешчәннәре катнашты. Чарага килгән халык ике сәгать дәвамында татар, рус, чуваш телендә һәм башка халыклар җырларын тыңлап, төрле милләт биюләрен карады. Бу концерт күпмилләтле районыбыз халкын тагын да берләштерде,...
      1071
      0
      0
    • 5 ноябрь 2015 - 07:21
      Чирмешәнлеләр законлы гамәлләр яклы
      Бәйрәм чараларына әзерлек һәм аларны үткәрү вакытында террорчылык һәм экстремизм гамәлләрен кисәтү, хокук тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү өчен конкрет чаралар күрү мөһим. Террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттан тыш утырышында билгеләп үтелгәнчә, бу көннәрдә уяулыкны көчәйтергә, дежурлык оештырырга, андый-мондый хәлләргә әзер торырга кирәк. -Безнең районда, шөкер, төрле милләт халкы...
      674
      0
      0
    • 5 ноябрь 2015 - 06:24
      Түбән Чегодайда яңа ФАП булачак
      Киләсе елда Түбән Чегодай авылында модульле яңа фельдшер - акушерлык пункты төзеләчәк. Бина өчен нигезне әзерләп тә куйганнар. Моңардан тыш, яңа елда тагын дүрт ФАПта ремонт ясау планлаштырыла. Быел шундый, модульле ФАП Ульяновкада төзелде. Әмирдә һәм Сосновкада да фельдшер пунктлары "өй туйлары" уздырды, яңа төзелгән биналарга - күпфункцияле үзәкләргә күчтеләр....
      750
      0
      0
    • 5 ноябрь 2015 - 05:21
      Чирмешән районында үләт базларын тәртипкә китерделәр
      Быел райондагы биотермик базларны төзекләндерү өчен республика бюджетыннан - 583 мең, район бюджетыннан 450 мең сум акча бирелгән. Шуның күп өлеше үләт базларын тимер койма белән тотып алуга юнәлдерелгән. Биотермик чокырлар нинди таләпләргә жавап бирергә тиеш соң? -Биотермик яисә Беккер чокырлары кимендә ике метр биеклектәге койма белән әйләндереп алынган 200...
      920
      0
      0
    Реклама