Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 16 июнь 2015 яңалыклары

    • 16 июнь 2015 - 11:16
      “Татмедиа“ның легендар брендлары“ конкурсында катнашучы “Безнең Чирмешән“ өчен тавыш бирегез
      "Татмедиа" агентлыгы "Татмедиа"ның легендар брендлары" дип исемләнгән конкурс оештырды. Проектның максаты - күпьеллык тарихлары, архивлары, хәтта үз династияләре булган район һәм шәһәр басмалары белән таныштыру. Әлеге басмалар дистәләгән еллар буе үз төбәкләренең елъязмаларын да алып баралар, үз районнарында булган һәр вакыйганы яктыртып, халыкка хезмәт итәләр. Проект кысаларында республика матбугат чаралары...
      0
      0
      0
    • 16 июнь 2015 - 10:29
      Чирмешән бозаулары йомшак печән ярата
      "Камалов Р.Ә." крестьян-фермер хуҗалыгында (Иске Кади) ике КамАЗ машинасы белән сенаж базына көненә унар-уникешәр рейс вакланган үлән ташыйлар. Базны тутыру өчен 220ләп шундый машина әрҗәсе яшел азык кирәк икән. - Люцерна чабабыз. Яңартылган, ике ел элек кенә чәчелгән үлән. Шуңа да масса бик яхшы. Кыры, дөрес, бераз ташлырак, карабрак, ашыкмыйчарак...
      610
      0
      0
    • 16 июнь 2015 - 08:31
      Иске Элмәле халкы чуваш Сабантуе – Агатуй бәйрәмендә күңел ачты
      Якшәмбе көнне Иске Элмәле халкы чуваш Сабантуе - Агатуй бәйрәмендә күңел ачты. Бирегә тирә-күрше авыллардан кунаклар күп җыелды, 300дән артык кеше төрле уеннарда, бәйгеләрдә катнашты, тәм-томнар белән сыйланды. Ә иң кызыгы бала-чагага булды, алар батутта сикереп рәхәтләнделәр, уеннар уйнадылар, дискотекада биеделәр. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
      698
      0
      0
    • 16 июнь 2015 - 05:27
      “Чирмешән сөте” тиз әчиме?
      Әчи шул. Яхшы сөт, белгечләр әйтүенчә, биш-алты көннән әчергә тиеш тә икән. Ниндидер порошоклардан ясалмаганга, табигый булганга шулай. Моннан берничә ел элек халык "Чирмешән сөте"н бик яратып ала иде. Аннан кибет киштәләреннән югалып торган үзебезнең бу продукцияне, ниһаять, узган атналарда янә сатуга чыгардылар.Ул әлегә күп җитештерелми, атнасына 100әр тартма гына....
      486
      0
      0
    • 16 июнь 2015 - 04:34
      “Нечкәбил – 2015“ чакыра
      "Нечкәбил - 2015" матурлык, әниләр һәм гаилә кыйммәтләре ХI республикакүләм бәйгесе старт алды. Бу юлы да ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырыла. Бәйгедә яшьәниләр, шулай ук 45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар катнаша ала. 19 июньдә Яңа Чишмәдә "Нечкәбил - 2015" конкурсының зона сайлап алу туры үткәрелә. Анда ун...
      763
      0
      0
    Реклама