1 апрельдән урамнарны, юл, йорт тирәләребезне чисталауга керештек. Моны эшләмәүчеләрне, ягъни төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны штрафка да тартулары ихтимал. Җәза күләменең иң аз дигәне дә ике мең сумнан тотына.
Себерке, тырма, көрәкләрне кузгаттык, җәмәгать. Кыш буе кар астында яшеренеп яткан чүп-чарга "көн юк" хәзер. Дөрес, уңганрак йорт хуҗалары инде март ахырында...