Лашманда яшәүчеләрнең "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыятенә чүп җыю өчен бурычы 23 мең сумга җиткән.
Январь аенда авылда чүпне бер дә җыймаганнар. Кайбер урамнарда зур чүп өемнәре барлыкка килгән. Капчыкларны алып китүче булмаса да, алар өстәлеп кенә торган. Этләр, кошлар капчыкларны ертып, чүп - чарны урам буе да таратып өлгерделәр....