Бүген "Кара Чишмә" җәмгыятендә агроном, ветврач, инженер юк. Районыбызның башка кайбер эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә иң кирәкле белгечләргә кытлык кичерәләр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән белешүебезчә, "Лашман АГРОфирмасы", "Үтәмеш", "Алга", "Чирмешән агрохезмәтләре", "Андреевка" хуҗалыкларында да агрономнардан башка эшлиләр, бүген хәтта идарәнең үзендә дә агроном юк. "Андреевка" җәмгыятендә...