Январь аенда Югары Кармалка авылында булган фаҗига нәтиҗәсендә ике бала ятим кала.
Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлегеннән хәбәр итүләренчә, төнге сәгать өчтә полициянең кизү бүлегенә бер ир-ат "хатынымны үтердем", дип шалтырата. 1983нче елгы хатын-кызның үлү сәбәбе - баш сөягендә ябык җәрәхәте булуы ачыклана. Аның ирен, 1979нче елгы ир - атны,...