Январь, февраль, март айлары дәвамында авыл җирлекләренең үзешчән коллективлары башка авыл җирлегендә дә концерт программасы белән чыгыш ясаячак.
Әйтик, 23нче январь көнне Ульяновкада - Яңа Элмәле, Югары Кәминкәдә - Түбән Кәминкә, Лашманда - Иске Кади үзешчәннәре сәхнә осталыгын күрсәтәчәк. 24нче январьда җиде авыл җирлегендә концертлар үтәргә тиеш.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.