Район үзәк больницасына гриппка каршы 4395 доза вакцина кайтарылган. Прививканы сентябрь-октябрь айларында поликлиникада ясатырга мөмкин.
-Вакцина бушлай ясала. Аны алу - ирекле гамәл. Гриппка каршы прививканы балаларга (өч айдан башлап), өлкәннәргә, хроник авырулардан интегүчеләр, вирус инфекцияләре белән еш авыручы кешеләргә ясарга киңәш ителә,- ди район үзәк больницасы баш врачы Рафаэль...