Чирмешәнлеләр сайлауларда бу юлы да актив
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда чирмешәнлеләр зур активлык күрсәтәләр. Иртәнге сәгать 10га, алдан тавыш бирүчеләрне дә санап, 9731 сайлаучы бюллетень алып, тавыш бирде дә (исемлектә 14982 сайлаучы теркәлгән).
Район үзәгендәге 2724нче, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында урнашкан - районда иң зур участокка иртән үк, бер сәгать эчендә, йөздән артык...