Күтәмә авылындагы 47 еллык мәдәният йортында капиталь ремонт үткәрелде. Нефтьчеләр бу эшкә 4 миллион сумнан күбрәк акча биргәннәр.
Соңгы елларда нык таушалган, ямьсезләнгән шыксыз бинада бүген инде, Алик Карапетян җитәкчелегендәге җәмгыять төзүчеләре кулы тигәч, бар да яңарып калган. Эчке якта идән, түшәм, ишек-тәрәзәләр, сәхнә, урындыклар, шторлар бар да яңа, матур,...