1 август 2014 яңалыклары
-
Эстон кызы Аста Чирмешәнгә килүенә үкенми
Монда тумаса да, нибары 25 кенә йортлы Кызыл Яр поселогын ул үзенә иң якын җир дип саный. Эстон кызы Аста Татарстанда узган гомере өчен Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтле. Рәхимсез 1938нче елда Аста Карловнаның әти-әнисен кулга алалар. Шпионлыкта гаепләп, атып үтерәләр. Дөрес, соңрак аклыйлар. Ул чакта 8 генә яшьлек Аста да...
-
45 елдан соң очрашу
Авыл Сабан туе көнне өемә күп еллар элек укыткан укучыларым килеп керде. Кулларында чәчәк бәйләме. Укучылар классташлар очрашуына кайтканнар, мине дә үзләре белән алып киттеләр. Очрашу мәдәният йортында үтте. Укучыларымның мәктәпне тәмамлауларына 45 ел вакыт үтсә дә, барысын да таныдым. Аларның бер-берсен сагынулары, күрешә алуларына сөенүләре йөзләренә чыккан. Сүз алган...
-
Өмәгә дә, гаеткә дә өлгергәннәр
Быел Чумачка авылында ачылган мәчеттә 40лап кеше катнашында тәүге тапкыр Ураза гаете намазы укылды. Бәйрәм көнендә, районыбызның башка авылларындагы кебек, мондагы дин йорты да халык белән тулы булган. Шундый кечкенә авыл һәм поселокларда да, шөкер, дини йолаларыбызны шартына туры китереп башкарганнар. Кызыл Чишмәдә, әйтик, гает намазында егермеләп кеше катнашкан. Бәйрәмгә...
-
Чирмешәндә суган өлгерде
Быел суган уңышы начар түгел, бик эре. Явым-төшем, җылы һава килеште аңа. Ә сез суган алдыгызмы- йолкыйсызмы әле? Зөлфия Мәссарова (Түбән Кәминкә): -Без суганга төшмәдек әле. Сабаклары яшел, берәр атна торсын дибез. Рабига Фәттахова (Югары Кәминкә): - Быел суганны байтак утырттык. 6-7 центнер уңыш булыр дип өметләнәбез. Әле йолкый башламадык,...