Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 23 июль 2014 яңалыклары

    • 23 июль 2014 - 11:29
      Якташларыбыз хаҗ сәфәренә җыена
      Быел районнан 16 кеше хаҗ сәфәренә җыена. Алар 25 көнлек сәфәргә сентябрь ахырында кузгалачак. 12 якташыбыз изге җирләргә ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте, ә дүртесе Мәскәү аша юллама алып китәчәк. Хаҗ сәфәренә җыенучылар Яшәүче, Кармыш, Кара Чишмә, Чирмешән, Югары Чегодай кешеләре.
      705
      0
      0
    • 23 июль 2014 - 08:55
      28 июльдә – Ураза гаете
      Әссәләмү галәйкүм вә рахәтуллаһи вә бәракәтүһү! Хөрмәтле чирмешәнлеләр, Сезне якынлашып килүче Ураза гаете бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Әлһәмдүлилләһи шөкер, шушы изге ай буена уразалар тотып, тәравих намазлары укып, изге гыйбадәтләрдә рухи чистарындык һәм күңелләребезгә ныклык җыйдык. Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынаеп, яхшы эшләребезне арттырып, үзебезнең рухыбызга булган игътибарны үстердек,...
      1212
      0
      0
    • 23 июль 2014 - 04:47
      Лашманда укытучылар хөрмәтенә ифтар мәҗлесе үткәрделәр
      Лашман урта мәктәбен 1977 нче елда тәмамлаучылар авыл мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрделәр һәм анда укытучыларны чакырдылар. Бу чараны укытучы Фаиз Билалов оештырды. Төрле яклардан кайткан классташлар алдында авыл имамы Гариф Гатин, Елховой имамы Искәндәр хәзрәт һәм башкалар вәгазь сөйләде, намаз укылды. Барча халык инде вафат булган укытучылар һәм классташлар, мәрхүм-мәрхүмәләр...
      1343
      0
      0
    • 23 июль 2014 - 04:17
      Сумкамы, акчамы – барысы да ярый
      Районда аз керемле, күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче, мәктәп яшендәге 176 бала бар. Аларың 76сы быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында бу балаларга быел да ярдәм булачак. Район социаль яклау һәм социаль ярдәм бүлекләре оешма җитәкчеләренә һәм эшмәкәрләргә акциядә актив катнашуларын сорап хатлар юллаганнар....
      658
      0
      0
    Реклама