9 июль 2014 яңалыклары
-
Чирмешәндә ут бирәләр – су бетә
Чирмешәннең Кояшлы, Курасанов һәм шул яктагы башка урамнарда инде икенче атна көндез электр бирүне туктаталар. Кичен ут бирәләр - су бетә. Безне кисәтүче дә юк, дип хәбәр итте газета укучыбыз Алсу. Без бу сорау белән район электр челтәрләре начальнигы Рәмил Кәримовка мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәгечә җавап бирде: -Без оешмаларга электр...
-
Коралыңны тапшыр һәм тыныч йокла
Агымдагы елның узган алты аенда район территориясендә теркәлмәгән бер мылтык законсыз әйләнештән алынган. Шул чорда ирекле рәвештә алты берәмлек, шул исәптән икесе теркәлмәгән, корал тапшырылган. "Чирмешән" муниципальара бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бу кораллар Югары Кармалкада, Түбән Кармалкада, Иске Элмәледә, Чирмешәндә, Әмирдә яшәүчеләрдә сакланган. -Әгәр дә теркәлмәгән шома көпшәле мылтык алынса, аның...
-
Чирмешән ветераннары душлы палатада дәвалана
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская район үзәк больницасында ветераннар өчен булдырылган махсус палаталарны да карап чыкты. Күптән түгел генә районда булган Сабурская анда күргәннәрдән канәгать калды. "Безнең кадерле ветеран" республика проекты кысаларында биредә терапия һәм хирургия бүлекләрендә сугыш ветераннары һәм инвалидлары өчен барлык уңайлыклары да булган ике...
-
“Агыйдел“не алкышладык
Район үзәгенең Яшьләр мәйданчыгында Актанышның "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары чыгыш ясады. Зур автобус белән безгә килгән утызлап җырчы һәм биюче чирмешәнлеләргә ике сәгатьлек тамаша әзерләгән. Очып-очып бииләр. Җырчылары көр тавышлы, өсләрендә - затлы концерт костюмнары. Чыгышларын рәхәтләнеп карадык. Унлап бию генә сәхнәләштергән актанышлылар. Тамашачылар хозурына алар шушы...