Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 27 июнь 2014 яңалыклары

    • 27 июнь 2014 - 11:16
      Чумачка авылында да дин йорты ачылды
      Хәзер районның һәр татар авылында мәчет бар. Аның соңгысы, егерме өченчесе, 50 йортлы, 136 кеше яшәүчеЧумачка авылында сафка басты. Изге җомга көнне, уразага керер алдыннан, бу авылга кунаклар агылды. Рәхмәт, күбесе төзелеш барышында да үзләреннән өлеш чыгарып, бу эшне тизләтергә булышкан. -Ике йөзләп кеше матди ярдәм күрсәтте, мәчетне өлгертүдә районның...
      835
      0
      0
    • 27 июнь 2014 - 11:04
      Сорау - җавап
      Телевизордан массажер рекламасы күреп заказ биреп кайтарттым. Тик аның барлык документлары да кытай телендә булып чыкты. Инструкциясе аңлашылмагач, куллана алмыйм. Нишләргә? Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама бүлегенең райондагы белгеч-эксперты Лилия Мортазина җавап бирә: -Кулланучыга товар белән бергә, аның турында барлык мәгълүмат рус телендә бирелергә тиеш. Әлеге мәгълүмат...
      0
      0
      0
    • 27 июнь 2014 - 09:19
      Бәрәңгегез яхшы үсәме?
      Бәрәңгедән яхшы уңыш алу өчен зур хезмәт куярга кирәк. Участокны вакытында чүптән арындырып, төпләрен йомшартып, өеп кую белән генә эш бетми бит әле, аны колорадо коңгызыннан да саклыйсы бар. Сезнең бәрәңгегез ничек үсә, барына да өлгерәсезме? Лилия Әмирханова: - Бәрәңгене, чәчкәндә үк, "Престиж" препараты белән эшкәрттек. Шуңа эшебез кимеде: коңгызларны...
      588
      0
      0
    • 27 июнь 2014 - 05:59
      Чирмешән врачлары Сабантуй үткәрделәр
      Районның медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен табигать кочагында, Сабантуй рәвешендә билгеләп үттеләр. Әүвәл, бәйрәмнең тантаналы өлешендә, медицина өлкәсендә озак еллар хезмәт иткән, больница тормышында актив катнашкан хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Клиник - диагностика лабораториясе биологы Мария Хәлиулловага һәм ашыгыч ярдәм фельдшеры Римма Андреевага муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары тапшырдылар. Медицина хезмәткәрләре рәхәтләнеп...
      677
      0
      0
    • 27 июнь 2014 - 05:39
      Чирмешәндә әби-бабайларны фаэтонда йөрттеләр
      Район үзәгендә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты ачылуга 15 ел булган. Биредә ел саен оештырылучы Сабан туен быел шул юбилейга багышладылар. Бәйрәм уңаеннан интернат администрациясе әби-бабайлар өчен зур бүләк әзерләгән - Әлмәттән ап-ак, затлы фаэтон алып кайтканнар. Аңа ат җигеп, интернатта яшәүчеләрне чиратлаштырып Чирмешән буйлап йөрттеләр. Фаэтонны, рәхмәт яусын, якташыбыз Рашат...
      669
      0
      0
    • 27 июнь 2014 - 04:45
      Су янында сак булыгыз
      Агымдагы елда республика сулыкларында үткән елның шул чорындагыга караганда өч тапкырга күбрәк бала батып үлгән. Билгеле, бу хәл һәркемне дә уйландырырга тиеш. Бәхеткә, безнең районда мондый аяныч очраклар юк. -Кешеләр, нигездә, йөзә белмәү, куркынычсызлык чараларын үтәмәү, суга аек булмаган килеш керү, шулай ук балаларны күзәтүсез калдыру нәтиҗәсендә һәлак булалар, -ди...
      639
      0
      0
    Реклама