Район Сабан туенда ат узышларында җиңүчеләрне дә зур бүләкләр көтә.
Муниципаль район башкарма комитетында, район Сабан туе комиссиясендә әйтүләренчә, узышта җиңүчеләргә һәм һәр катнашучыга истәлек бүләге тапшырылачак.
Узышта катнашырга теләүчеләргә 2-51-70 яки 2-51-20 номерлары буенча шалтыратып язылырга кирәк, ә Сабантуй көнне, 15 июньдә, сәгать 8дә теркәлү башлана.