Район ветераннарын Чирмешәндә хөрмәтләделәр
Бөек Ватан сугышында фашистларны тез чүктергән көнгә 69 ел тулу бәйрәмен Чирмешәндә быел да зурлап билгеләп үттеләр. Алдагы көнне ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен олыладылар. Авыллар җитәкчеләре, сугыш чоры әби-бабайлары, билгеле, аягында йөри алучы ветераннар да 9 май көнне район үзәгендәге митингка килеп дәрәҗә өстәделәр.
Митингта катнашучыларны район җитәкчесе Наил Зарипов сәламләде,...