Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 11 апрель 2014 яңалыклары

    • 11 апрель 2014 - 11:01
      Чирмешән больницасында — яңа житәкче
      Район үзәк больницасында яңа баш врач эшкә билгеләнде. Рафаэль Габдрахманов 1984нче елгы. Самарада хәрби-медицина институтын тәмамлаган, белгечлеге буенча хирург. Өйләнгән, хатыны да врач, ике бала үстерәләр. Моңа кадәр Рафаэль Хәмзә улы Әлмәттә район үзәк больницасында медицина буенча баш врач урынбасары вазыйфаларын башкарган. Район үзәк больницасында яңа баш врачны тәкъдим итүдә...
      689
      0
      0
    • 11 апрель 2014 - 09:46
      Илле елдан соң табыштык
      "Нәҗметдин абый кебекләр онытылмый" исемле мәкаләм басылган "Безнең Чирмешән" газетасы (28 февраль, 2014 ел) безгә килеп тә җитмәгән иде, телефон шалтырады. Трубканың теге очыннан бер абый миңа рәхмәт әйтә. -50 ел элек эшләгән изгелегемне онытмаганың өчен рәхмәт, сеңелем. Ат белән туган авылыңа илтеп куйган кеше мин ул - Керкәледән Мингата...
      727
      0
      0
    • 11 апрель 2014 - 09:23
      Чирмешәнлеләр Пасхага күчтәнәчләр әзерлиләр
      20 апрельдә христианнар иң зур бәйрәмнәрен - Пасханы билгеләп үтәчәкләр. "Пасха" сүзе грек теленнән барлыкка килгән һәм "котылу" дигәнне аңлата. Пасха җиде атнага сузылган Бөек православие постын төгәлли. Бу бәйрәмнең үзенә хас традицияләре бар, йомыркалар буйыйлар, куличлар пешереп бизиләр. Чирмешәндә яшәүче Сергеевлар гаиләсе дә бу изге бәйрәмгә алдан ук әзерләнә....
      1436
      0
      0
    • 11 апрель 2014 - 06:38
      Чирмешәндә ике эшсезгә – бер вакансия
      Район мәшгульлек үзәгендә 145 эшсез исәптә тора. Ә вакансияләр исемлегенә күз салсак, чама белән ике эшсезгә бер эш урыны туры килә. Район оешмаларына төрле эш башкаручылар, сыер савучылар, тракторчылар, машина йөртүчеләр, пешекчеләр, бухгалтерлар, врачлар да кирәк. Агымдагы елның өч аенда үзәккә 214 кеше мөрәҗәгать иткән, 91се эш эзләүче буларак исәпкә...
      666
      0
      0
    • 11 апрель 2014 - 05:28
      Чирмешәндә чокырлар азая
      Чирмешән юлларында чокырларны "ямый" башладылар. "Татнефтедор"ның район идарәсе бу эшне Титов урамыннан башлаган. -Район үзәгендәге барлык юлларны да 1 майга кадәр тәртипкә китерергә, чокыр-чакырларны тигезләп чыгарга планлаштырабыз, - ди филиал начальнигы Дамир Мәгъсумов.- Бу эш бер мең квадрат метрга якын мәйданда башкарылачак.
      700
      0
      0
    Реклама