Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 1 апрель 2014 яңалыклары

    • 1 апрель 2014 - 11:35
      Контейнер үләксә өчен түгел
      Район үзәгендә Совет урамындагы бер йорт каршындагы бункер янәшәсендә эт үләксәсе ташлаганнар. Бу турыда Интернетта "Халык контроле" бүлегенә язып җибәргәннәр. Район үзәгендә һәм Лашманда каты көнкүреш калдыкларын чыгару белән "Чирмешән районы Коммуналь челтәрләре" җәмгыяте шөгыльләнә. -Бу үләксәне берәү эт муенына аркан тагып, сөйрәп китергән,-ди җәмгыять директоры Рәфыйк Хәйдаров. - Минемчә,...
    • 1 апрель 2014 - 09:41
      Лашман йөзүчеләре республикада икенче
      Татарстан укучыларының беренче спартакиадасында лашманлылар авыл районнары арасында икенче урынны яулады. Алар йөзү буенча бу ярышта район данын якладылар. Көрәшә-көрәшә спартакиаданың финал этабына кадәр барып җиткән якташларыбыз мөслимлеләргә генә оттырган. Остазлары Фаиз Билалов җитәкчелегендә Ришат Гайсин, Айрат Шәйхетдинов, Илшат Шәйхетдинов, Илшат Галимов, Ләйлә Зөфәрова, Энҗе Сарыймова, Флүзә Сәлахова Арчада узган...
    • 1 апрель 2014 - 09:30
      Чирмешәндә санитар – экологик икеайлык башлана
      Торак пунктларда санитар чистартуны тизләтү максатында, Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык үткәрү турында карар кабул итте. Аның нигезендә район үзәген һәм авылларны санитар чистарту буенча чаралар планы төзелде. Икеайлык барышында район территориясендә бик күп эшләр башкару планлаштырыла. Әйтик, 1200 төп агач үсентеләре утырту,...
    • 1 апрель 2014 - 06:01
      Чирмешән инспекторлары техникага “бәйләнә“
      Язгы кыр эшләрендә тормозлары ышанычлы, утлары янган куркынычсыз техника эшләргә тиеш. Күзәтчелек органнары 25 апрельгә кадәр, чәчү башланганчы, "колхоз"лардагы машина -тракторларның төзеклеген тикшереп чыгуны максат иткән. "Гостехнадзор" ның райондагы белгечләренә юридик затларда - оешмаларда һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә исәпләнгән 450ләп берәмлек трактор, арба, ә таттехконтрольчеләр 200 тирәсе җиңел һәм йөк...