Чирмешәндә балаларны сөендерделәр
Районда ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган 75 бала аларны кабул иткән яисә опекунлыкка алган гаиләләрдә яши, аларның 50се башка районнарда туып-үскән сабыйлар.
Шушы көннәрдә аларны капиталь ремонттан соң ачылган район үзәк китапханәсенә чакырдылар. Балалар өчен монда эчтәлекле, кызыклы программа әзерләгәннәр.
Китапханәнең кечкенә кунакларын район башлыгы Наил Зарипов та сәламләде....