Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 5 декабрь 2013 яңалыклары

    • 5 декабрь 2013 - 09:27
      Чирмешәндә быел гына да 800ләп йортта су санагычлар куелган
      Район үзәгендә 2091 йорт һәм фатир бар, шуларның яртысыннан күбрәге кулланылган су өчен хәзер санагыч күрсәткечләре буенча түли. 800ләп гаилә су санагыч җиһазларын быел куйдырып пломбалаткан. Чирмешәндә яшәүчеләр кышын көненә уртача барлыгы 700-800 куб.метрлап су куллана. Ә җәйге чорда бу күрсәткеч мең, мең ярым кубка җиткән көннәр булган. Санагычлар кую...
      545
      0
      0
    • 5 декабрь 2013 - 07:09
      Районда йөзләгән объект дәүләт теркәве үтмәгән
      Безнең район территориясендә 9276 күчемсез милек объекты һәм 26840 җир участогы исәпләнә.180 объектның һәм 743 җир участогының милек хокукына дәүләт теркәве турында мәгълүмат юк. Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Инна Тайдакова әйтүенчә, җир участокларын тиешле документларсыз файдаланучыларга карата федераль законда төрле санкцияләр каралган. Әйтик, рөхсәтсез җир участокларыннан файдаланган өчен...
      588
      0
      0
    • 5 декабрь 2013 - 06:57
      Быел 11 райондашыбыз хаҗ сәфәрендә булды
      Чирмешән мәчетендә шундый якташларыбыз белән очрашу үткәрелде. Иман йортына 100дән артык кеше җыелды, монда чирмешәнлеләр генә түгел, тирә-күрше авыллардан да кунаклар күп килгән иде. -Элек, хаҗи-хаҗияләрнең сөйләгәннәрен тыңлагач, андый гамәл кылырга бик кызыга идем. Намаз саен Ходайдан, миңа да хаҗ сәфәре кылырга насыйп итсәңче, дип сорадым,- ди Керкәле авылыннан Гарәф...
      638
      0
      0
    • 5 декабрь 2013 - 06:53
      Кәҗә дә өч литр сөт бирә
      Бу көннәрдә район хуҗалыклары барлыгы 5800 килограмм чамасы сөт сата (былтыр 2 нче декабрьдә - 6614). Кайбер җәмгыятьләрдә бер сыердан көненә уртача бары ике-өч литр сөт савалар. Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә, крестьян-фермер хуҗалыкларында 1844 баш сыер исәпләнә. Туберкулез авыруы нәтиҗәсендә аларның саны шактый кимеде (узган ел 4600 баш иде). Быел сөтне...
      461
      0
      0
    • 5 декабрь 2013 - 06:50
      Чирмешәндә шикле портфель табылды
      4 декабрь көнне полиция бүлегенә "Кәрвансарай" күпфункцияле сәүдә үзәгендә хуҗасыз портфель табылуы турында хәбәр керә. Әлеге сигнал буенча полиция хезмәткәрләре генә түгел, янгын часте, ашыгыч медицина ярдәме дә тиз арада вакыйга урынына килеп җитәләр. -Барлык хезмәтләр дә бик оператив, килешеп эшләделәр, - ди Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге җәмәгать тәртибен...
      530
      0
      0