26 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Спорт мәйданчыклары авылларда да булыр
Район үзәгенең полиция һәм элемтәчеләр биналары арасындагы футбол мәйданчыгына ясалма чирәм җәйделәр. Әлеге спорт корылмасын, бераз үзгәрешләр кертеп, киләчәктә, футболдан кала, волейбол, баскетбол да уйнарлык универсаль кыр итү күздә тотыла. Гомумән, быел Чирмешәндә шундыйрак дүрт корылма төзелде. Аның беренчесен, Казанда узган Универсиададан соң районга бирелгән тренажерлы белән баскетбол һәм волейбол...
-
Машина исерекне тыңламый
Узган шимбәдә, 23нче ноябрь көнне, төнлә, Күтәмә авылы тирәсендә Kia Rio автомашинасы әйләнеп каплана. Юл инспекторлары әйтүенчә, аның йөртүчесе исерек булган. Безнең районга Түбән Камадан килеп эшләүчеләр-машина йөртүче һәм аның хатын-кыз пассажиры район үзәк больницасында дәваланалар. Бәлага таручылар авариядә нык имгәнүләр алган. -Әле өр-яңа, өч айлык кына машинаның хуҗасы руль...
-
Бу юлы да беренче
Якташыбыз Фәнис Нуретдинов - кабат Татарстан чемпионы. Ул бу дәрәҗәгә инде җиденче тапкыр иреште. Иске Кадида туган, бүген Чаллыда яшәүче Фәнис Бари улы шушы көннәрдә мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында армспорт-кул көрәштерү буенча республика беренчелегендә авыр үлчәүдә чыгыш ясаган. - Бәйгедә 22 команда составында 172 спортчы катнашты,- ди 61 яшьлек ветеран....
-
Кармышта - яхшы, Бәркәтәдә - начар
2014 елның беренче яртысында газета - журналсыз каласыгыз килмәсә, ашыгыгыз! Басмаларга заказ карточкасы тутыру өчен бер айдан да азрак вакыт калып бара. Кармыш элемтә бүлекчәсе начальнигы Минзилә Минһаҗева әйтүенчә, биредә план инде 70 процентка үтәлгән. Пенсионерлар һәм укытучылар иң актив абүнәчеләр икән. Фәридә Юнысова, Гөлия Гатина, Гөлшат Шәмгунова, Сабит Әхмәтҗановлар...
-
Хәбәрләр
Районда биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 35 әни "Ана даны" медале белән бүләкләнгән. Әлеге медальгә лаек дип табылган тагын бер кешенең документлары Казанга җибәрү өчен әзерләнә. Больницага дәваланырга барган онко-чирлеләргә юл чыгымнарын кайтару хакында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 743нче санлы карар кабул итте. Элек больница аша бирелүче акчаларны...